Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы

Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Шыгырдан форумы: Биек капкалар, кияүсез туй һәм халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән татар авылы
Фото: m.tatar-inform.ru
Автор: Фәрит САЛИХОВ Фото: Рамил ГАЛИ Чуваш республикасының Батыр районында танылган авыл – Шыгырдан бар. XV гасырда барлыкка килгән татар авылы дөньядагы иң зур татар авыллары исемлегендә икенче урында тора: 2 меңнән артык хуҗалыкта 6 меңнән артык кеше яши. Казанның Колхоз базарын ит белән тәэмин итеп торган авылдагы һәр йортына кереп, тормышка яраклашу өчен өйрәнер әйбер бар. Юкка гына биредә җиденче тапкыр авыл икътисад форумы уздырылмый торгандыр. ХАЛЫКАРА ДӘРӘҖӘДӘГЕ СӨЙЛӘШҮ

Һәр форум авылларның киләчәген кайгыртып уздырыла. Быелгы, 19 сентябрьдә иртәдән кичкә кадәр сузылган “Шыгырдан сөйләшүе” VII авыл икътисад форумының темасы – “Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары” дип исемләнгән иде.

– Форумның максаты – авыл кешесенең мөмкинлек, проект һәм идеяләре тормышка ашсын өчен, тоткарлаучы факторларны юк итү. Төп идеясе – хакимият вәкилләре, галимнәр, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән авылларны тотрыклы үстерү темасына уңышлы сөйләшү өчен авыл җирлегендә мохит тудыру, – дип бәя бирде Россия мөселманнары Дини шурасы мөфтие, Россия Иҗтимагый палата әгъзасы, Чуваш Республикасы Диния нәзарәте мөфтие Әлбир Крганов.

Әлеге шәхесне юктан гына телгә алмадык: форумның башында торучыларның берсе ул. Быелгы сөйләшүләр дә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Дәүләт Думасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия монополиягә каршы федераль хезмәт һәм башка оешмалар теләктәшлеге белән Чуваш Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган иде. Юкка гына бу көнне Әлбир Кргановка “Чуваш Республикасы Батыр районының Мактаулы гражданины” исеме бирелмәгәндер. Район депутаталары әлеге карарны мөфтинең төбәк социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше, киң җәмәгатьчелек даирәсендәге танылуы һәм рухи-әхлакый тәрбия юнәлешендә башкарылган эшләрен күздә тотып кабул иткән.

Әлбир Крганов үз чиратында, җиде ел эчендә әлеге форумның төбәкара дәрәҗәдә танылу алуын билгеләп узды.

…Сөйләшер өчен мохит бар һәм ул быел халыкара дәрәҗә алган иде – форумда Куала-Лумпур (Малайзия) университеты вице-президенты, профессор Мохаммад Аземи үз иле мисалында хәләл индустрияне үстерү юлларын күрсәтте.

БИЕК КАПКА АРТЫНДА НИ БАР?

Шыгырдан авылы хуҗалыклары биек капка артына “яшеренгән” булулары белән игътибарны җәлеп итә. Замана үзгәрешләре үз тәэсирен керткән – агач капкалар урынына бизәкле тимер капкалар пәйда булган. Араларында хуҗасына 250-300 мең сумга төшкән капкалар да бар. Театр элгечтән башланган кебек, Шыгырданда тормыш муллыгы капка төбеннән үк башлана.

Хуҗалыкларын капка артына “яшергән” кебек, Шыгырдан халкы үзләрендә төбәкара форум уздырып та, ишегалдындагы хәлләрне урамга чыгарып селтәргә яратмый. Әйтик, бер үк вакытта өч түгәрәк өстәл артында узган һәм пленар өлеш белән тәмамланган икътисад форумы барышында кунакларны бер генә хуҗалыкка да тәҗрибә уртаклашырга чакырмадылар. Аларның төп максаты – башкалар үрнәгендә үзләренең эшчәнлеген төрләндерергә өйрәнү иде булса кирәк.

Әйтик, Чуваш Республикасында итчелек тармагындагы терлек асрау белән республиканың 4 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм 8 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнүе мәгълүм. Ә рентабельлек дәрәҗәсе югарырак булган сөтчелек тармагында республиканың 137 хуҗалыгы һәм 238 крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Чуашстан Республикасында 200,9 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнелсә, шуның бик аз өлешен генә итчелек юнәлешендәге терлек тәшкил итә — 1200 баш.

Шул ук вакытта Шыгырдан халкының ит белән сәүдә итә белү осталыгын искә төшерик. Димәк, әле аларга бу тармакта үсеш өчен мөмкинлекләр бар дигән сүз. Шуны уйлап, быелгы форумның бер сессиясендә мәрмәр ит җитештерергә өйрәттеләр. Ә Шыгырданда әле бу эшнең асылын – калҗада мәрмәрне хәтерләткән тамырлардан торган, авыз итәр өчен сусыл, йомшак булган ит җитештерүнең асылын белеп бетермиләр. Бактың исә, әлеге итнең сатудагы бәясе килограммына 2 мең сумга җитә икән!..

Матур капка күреп телсез калмаган зирәкләр аңлар: күрсәтергә түгел, күрергә һәм өйрәнеп калырга җыя Шыгырдан халкы кунакларны.

ГАЛИ ТӘҖРИБӘСЕ ЯКИ КИЯҮСЕЗ ТУЙ

Берничә елдан Шыгырданда теплица хуҗалыклары да пәйда булырга мөмкин. Быелгы форумның чираттагы темасы шул тармак эшчәнлегенә багышланган иде. Итчелек тармагында сәүдәнең ни икәнен яхшы белгән Шыгырдан халкына мәрмәр ит җитештерү артык кыенлык тудырмаса, теплица эшчәнлеген җәелдерү, ягъни буш урынга казык кагу җиңел булмаячак. Шуңа да алар тәҗрибәле бакчачылар тәҗрибәсен өйрәнергә булган. “Түгәрәк өстәл”гә җыелучылар каршында үз тәҗрибәсе белән Самараның Гали авылы эшмәкәре Расих Юнысов уртаклашты.

32 яшьлек егетнең әлеге тармакта 13 еллык тәҗрибәсе бар. Бүген аның гаиләсе 13 сутыйлык теплицасында помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә.

– Сезонга теплицаның 1 сутый мәйданы 50 мең сум чиста табыш бирергә мөмкин. Бездә уңыш май аенда өлгерә һәм август азагына кадәр яшелчә сатабыз. Теплица эшчәнлегенең авылда киң җәелүе файдага гына. Килегез, өйрәтербез, – ди Расих Юнысов.

Гали авылы эшмәкәре үз эшенең табышы турында сөйләгәндә Шыгырдан халкының күзләрендә очкын тагын да ныграк кабынды.

«КИЯҮСЕЗ ТУЙ»

…Шыгырданда биологик калдыкларны эшкәртү буенча завод та төзеп маташалар. Анысы җирле фермер Фәрит Чабатов проекты. Өченче “Түгәрәк өстәл” артында форум кунаклары зурдан кубып экология һәм биологик калдыкларны юк итү турында сөйләшкәндә, фермер очрашуга килмәгән иде. Шыгырданда кияүсез туй да гадәти хәл, күрәсең…

БӘРӘКӘТ СЕРЕ

Ничек кенә “яшерен” эш итмәсен, Шыгырдан халкын гаепләргә берәүнең дә хакы юк. Чөнки уңыш тырышлык бәрабәренә ирешелгән.

– Бәрәкәт дигән төшенчә бар. Ə безнең төбәкнең бәрәкәте халкыбызның тырышлыгына бәйле. Архив материалларыннан күренгәнчә, моннан берничә йөз еллар элек үк Шыгырданда сәүдә эшчәнлегенең киң җәелүе мәгълүм, шул вакыттан ук авыл зиратының каралган булуы халыкның мәдәниятле булуы турында сөйли, – ди бу уңайдан Əлбир хәзрәт Крганов.

…Мөфти сүзләреннән шунысы да игътибарга лаек: “Шыгырдан сөйләшүләре” ниндидер әмер биреп уздырылмый, аны халык, җәмгыять үзе тели. Актив мөһим сорауларны күтәреп чыга һәм күп эш башкарыла.

– Шыгырдан кебек татар авыллары сирәк очрый. Аларны ныклап өйрәнергә кирәк. Бүген төп шигарь авылның тотрыклы үсешенә кагылышлы булырга тиеш. Чөнки көн саен бер-ике авыл юкка чыга бара. Кешеләрнең җирдә яшисе килми. Бу ялкаулык билгесе дә түгел. Россиядә яшьләр шәһәргә йөз, Европага юнәлеш ала. Ә бит җир – төп байлык. Ул Россиядә стратегик ресурс та. Димәк, авыллар бетү белән бергә, үзенең стратегик чималы белән Россия дә юкка чыга, – дип фикерен җиткерде безгә форум барышында Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев.

…Бәрәкәт димәктән, Шыгырданда моңа кадәр мөселманнарга алты мәчет хезмәт итсә, тиздән мәхәлләнең җиденче гыйбадәт йорты да үз ишекләрен ачарга тиеш: форумда катнашучылар “Мөслимә” мәчете манарасына ярымай куелу тантанасын алкышлап кабул итте. Аны үз акчасына җирле эшмәкәр Минсәет Купкенов төзетә. Мәчеткә аның узган ел 51 яшендә вафат булган тормыш иптәше истәлегенә Мөслимә исеме бирелгән. “Мәчетне киләсе елга әнинең 80 яшьлек юбилеена” ачарга ниятлибез, Алла боерса”, – диде Минсәет Купкенов үзе.

…Шыгырданда берничә ел элек буш урында калкып чыккан яңа микрорайонга да бәрәкәт иңгәндер, иншалла.

  КРЕДИТ АЛМАСАҢ, СИН “ЯХШЫ КЕШЕ» ТҮГЕЛ

Форумда төрле министрлык һәм идарә тармагы вәкилләре генә түгел, ә Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьевның да килүе аның дәрәҗәсе турында сөйли. Әлеге җыелу нәтиҗәсендә алга таба эш итүдәге гамәлләр алгоритмы булдырыла, безнең өчен кире элемтә булу мөһим дигән фикер җиткерде ул.

– Авылда керемне арттырырга була. Моның өчен кулланылышта булмаган җир мәйданы да бар. Яшьләргә үзләрен ачарга мөмкинлек тудырырга тиешбез. Авылларның социаль-икътисади үсеш проблемасы элек тә, бүген дә актуаль булып кала бирә. Шуңа да әлеге максатта миллиард сумнарда акча бүленә, – диде Михаил Игнатьев.

Әмма проблема моның белән генә дә чикләнми. Иң зур татар авылларының берсе булган Шыгырданда да проблемалар бар. Иң зур бәла – аларның зур суммада кредитта утырулары. Бу хакта безгә Фәрит Уразаев сөйләде.

– Дин тарафыннан бу тыелса да, Шыгырдан халкы кредитка “чумган”. Кызганычка каршы, дәүләт тә кредиттан баш тартучыларны яратмый. Алар “начар кеше”гә әйләнә. Ә зур кризис була икән кредитта утыручы Шыгырдан халкының банкротка әйләнү куркынычы бар. Авылларга, шул исәптән Шыгырдан эшмәкәрләренә дә, модернизация, барлык җитештерү тармагына да технологияләр кертү һәм товарны арадашчыдан башка гына дөнья базарына чыгару өстендә эшләргә кирәк.

ФӘРИТ УРАЗАЕВ: ШӘЛЕНЕ ШЫГЫРДАН КЕБЕК АЯККА БАСТЫРЫП БУЛМАЯЧАК

Фәрит әфәндедән Шыгырдан мисалында үзебезнең Татарстанда да Шәле ише зур авылларны аякка бастырып булу-булмавы хакында да сораштык.

– Совет чоры өчен “текә” саналган, калай түбәле йортлардан торган Шәлене Шыгырдан кебек аякка бастырып булмаячак. Анда яңа технологияләр үзләштерелми, халык шәһәргә тартыла, авыл үсми, – диде Фәрит Уразаев.

…Ә Шыгырдан зурая гына: мәчет төзелеп килә торган яңа микрорайонда, мәсәлән, киләчәктә 160 лап хуҗалык булыр, дип көтелә. Авылда ел саен 60 лап гаилә төзелә, аерылышучылар юк дәрәҗәсендә. Авылның киләчәгенә ишарәләп Шыгырданның “Халыклар дуслыгы” паркында “Гаилә аллеясы” ачылды, агачлар утыртылды.

Биек капкалар юкка гына тимердән корылмый икән шул…

http://intertat.tatar/avyil/shygyrdan-forumy-biek-kapkalar-kiya-sez-tuy-m-khalykara-d-r-g-k-t-relg-n-tatar-avyly/?sphrase_id=828

 
По теме
Начался Великий пост - Газета Таван Ен В 2024 году время Великого поста – с 18 марта по 4 мая. Пост Святой Четыредесятницы называется Великим постом в связи с особой важностью его установления.
Газета Таван Ен
В V благочинном округе отметили День православной книги - Канашская Епархия 14 марта в России отмечается День православной книги. Он был учрежден Русской Православной Церковью в память об издании первой печатной книги «Апостол», выпущенной первопечатником Иваном Федоровым в 1564 году.
Канашская Епархия
29 мая в парке "Патриот" стартует "Комплексная безопасность - 2024" (видео) - МЧС Чувашской Республики С 29 мая по 1 июня в Конгрессно-выставочном центре "Патриот" в Кубинке пройдет юбилейный XV Международный салон средств обеспечения безопасности "Комплексная безопасность", организуемый МЧС России.
МЧС Чувашской Республики
Ч. управлял транспортным средством, находясь в состоянии опьянения, будучи подвергнутым административному наказанию за управление транспортным средством в состоянии опьянения при следующих обстоятельствах: так, Ч.,
Яльчикский районный суд
Федеральным законом от 24.07.2023 № 343-ФЗ внесены изменения в Лесной кодекс Российской Федерации и отдельные законодательные акты Российской Федерации.
Цивильский район
Внебольничная пневмония -  это острое заболевание, возникающее во внебольничных условиях (вне стационара) или диагностированное в первые 48 часов от момента госпитализации,
Город Новочебоксарск
Музей истории трактора: от «чистой механики» – к искусственному интеллекту - Интернет-газета Мой город Чебоксары Музей истории трактора в Чебоксарах демонстрирует эволюцию сельскохозяйственных машин от «самодвижной» тележки Леонардо да Винчи до самых современных агрегатов «Сфоткай меня!» – это самая частая фраза,
Интернет-газета Мой город Чебоксары
85-лет Валентину Григорьевичу Семяхину - Ядринский район Сегодня 85-летний юбилей отмечает Валентин Григорьевич Семяхин, заслуженный работник культуры Чувашской Республики, художник, композитор, почетный гражданин Ядринского муниципального округа,
Ядринский район
В школе села Гулькино Заинского района Татарстана третий год преподают чувашский язык - Советская Чувашия Дети с удовольствием изучают язык пап и мам, дедушек и бабушек. Фото zainsk-inform.ru Родной язык, что всех дороже «Наша главная задача, — говорят местные жители, — это сохранение культуры, обычаев наших предков.
Советская Чувашия