ЧУАШСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕНЕҢ КОРБАН ГАЕТЕ КОТЛАВЫ

 

ЧУАШСТАН МӨСЕЛМАННАРЫ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕНЕҢ КОРБАН ГАЕТЕ КОТЛАВЫ

21август 2018 ел

Мөхтәрәм  мөселманнар!
Әссәләмү гәләйкүм вә Рахмәтүллаһи вә Бәракәтүһ!

Чуашстан мөселманнары Диния нәзараты һәм аңа табигъ булган 50 дән артык мәхәллә һәм оешмалар исеменнән Сезне чын күңелдән Корбан Гаете бәйрәме белән котлыйбыз!

Күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерүче әлеге бәйрәм — Ислам динендә иң олуг бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Бүген, Мәккәи -Мөкәррәмәдә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче әлеге изге көндә, Чуашстан мөселманнары, бөтен дөнья мөселманнары белән бергәләп шушы олы бәйрәмне билгеләп үтәләр.

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге олуг бәйрәмне барча мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар. Корбан гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә.

Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. Тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгаммәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә.

Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләгәнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

Корбан чалу — малы, мөмкинлеге, хәле булганнарга изге эш, ваҗиб гамәлдер. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.а.в.) үзенең бер хәдисендә: “Адәм баласына Корбан бәйрәме көнендә Аллаһка якынаю өчен корбан канын агызудан да сөеклерәк бер эш булмас”,- дигән.

Үдхия корбаны (ягъни, шушы Корбан гаете көннәрендә чалынган корбан),

тормыш нигъмәтенә шөкер кылып, Ибраһим (г.с.)нең гореф-гадәтен дәвам итеп, әҗере Сират күпереннән үтү һәм гөнаһларыбызның ярлыкануы өчен чалына.

Аллаһы Тәгалә мөбарәк Корьәни-Кәримдә “Хаҗ” сүрәсендә һәр өммәткә корбан чалуның шәригать буенча кушылганлыгы әйтелә. Чынлыкта, корбанның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешми. Аллаһы Тәгалә. шушы сәбәп белән мөэминнәрнең бары тик тәкъвалыкларын һәм ниятләрен генә сыный.

Корьәни-Кәримдә «Саффәт» сүрәсендә корбан чалу Аллаһның ризалыгына ирешү өчен әмер кылынган һәм шул әмергә буйсынучыга әҗер-сәваблар вәгъдә ителгән.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә болай ди: “Корбан чалучы кешегә һәрбер йон бөртеге өчен савап бирелә”.Шулай итеп бу гамәл әҗер-савап эзләүчеләргә бер мөмкинчелек булып торадыр. Шушы көннәрдә Коръән — Кәрим сүзенә нигезләнеп малы, хәле, мөмкинлеге җиткән һәр мөселманга Хаҗ кылу фарыздыр. Аллаһның әмере, кушуы, боерыгы бу.

Быелда Чувашстаннан кардәшләребез хәзер Кәгъбәтулла Шәриф янында шушы фарызны үтиләр. Безгә дә, Үзенең һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)кунагы булып Хаҗга барырга һәммәбезгә Аллаһ Тәгалә насыйб итсә иде.

Без бу мөбарәк бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз.
Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә.

Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьландырырга, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә эдәп тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл- гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Яшьләребезгә аерым сүзебезне җиткерәсебез килә! Бозыклыклар белән тулган шушы дөньяда балаларыбыз безнең өстебездә амәнәт икәнне онытмаса идек. Алар өчен без җаваплы. Тагын бер уйланып, аларга дөрес тәрбия һәм ныклы белем, күңелләрендә газиз динебезгә хөрмәт тәрбияләргә кирәклеген онытмыйк. Тормышыбызда бозыклык күп, шулардан сакланырга тырышыйк. Ир хакын, хатын хакын, бала хакын, ата-ана хакын кадерлик.

Динебез кушканча, ир ир булып, хатын-кыз үз урынын белеп, бер-берләрен кадерләп яшәргә насыйп итсен.

Изге гамәлләребез бу дөньяда бәхеткә әверелеп, ахыйрәттә бер нур яктысы буларак безгә Җәннәт ишекләрен ачып керергә сәбәпче булса иде!

Газиз дин-кардәшләребез!

Шушы гаять кадерле көннәрдә ата-бабаларыбызның, якыннарыбызның каберләрен зиярат кылырга, туганнарыбызның, фәкыйрь вә мохтаҗларның, күршеләребезнең күңелләрен күрергә, бүләкләр биреп, иң тәмле нигъмәтләребез белән сыйлап, йөзләрен шатландырырга ашыгыйк. Я, Раббым, шушы изге вә сәваблы көннәрдә яңгыраган догаларыбыз һәркайсыбызга да барып ирешеп, күңелләргә күркәм сабырлык, иман вә шәфәгать нурлары өстәсә иде, төрле җирләрдә барган, миллионлаган дин кардәшләребез күңелләренә ачы хәсрәт салган сугыш афәтләрен бөтенләй туктатсаң, җир тетрәү, су басу вә ачлык галәмәтләрен күрсәтмәсәң иде.

Сөекле дин-кардәшләребез! Барчагызны да Корбан гаете бәйрәме белән кайнар котлап, Чувашстан мөселманнары делегациясе миллионлаган кардәшләребез белән Хаҗдан, Кәгъбәтулла шәриф, Пәйгамбәребезнең рауза шәрифе яныннан безләргә саулык-сәламәтлекләр теләп изге догада кылган хаҗлары вә догаларыбызны Аллаһ Раббыбыз кабул итсә иде.

    Гаед намазы укылу вакыты: 2018 елның 21 августында, вакыты керә — кояш чыккач 45 минуттан соң. Чуашстан өчен иртәнге 6 сәгать ун минутта — вәгазь, сәгать 7.00 д ә — гает намазын уку мәгъкул күренә.

Тәшрик көннәре

Корбан бәйрәменең Гарафә көне, иртәнге намаздан башлап, дүртенче көннең икенде намазына кадәр һәр намазның фарызыннан соң ошбу тәкбирне уку ваҗибтыр: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хамд”.

 

Россия мөселманнарының дини мәҗлесе һәм Чуашстан мөфтие

Альбир хәзрәт Крганов

Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте казые

Сәедзадә хәзрәт Гимаев

                   Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Мансур хәзрәт Хайбуллов

 

 

 

 
По теме
Благочинный Канашского округа встретился со студентами медицинского колледжа - Канашская Епархия 27 марта 2024 года, по благословению Преосвященнейшего Стефана епископа Канашского и Беловолжского, благочинный I округа Канашского М.О протоиерей Серафим Атаманенко, встретился со студентами медицинского колледжа,
Канашская Епархия
4fYoJp407o28ucszWeg9Evp1nYYLK5Ym - Знамя Труда На встрече с Главой региона Олегом Николаевым руководитель Управления Федеральной антимонопольной службы по Чувашской Республике Валерий Котеев заявил, что рост цен на бензин в Чувашии не превысил уровень инфляции.
Знамя Труда
«Санитарная авиация» помогает спасать жителей Чувашии - Министерство здравоохранения В Чувашской Республике в рамках инициированного Президентом России Владимиром Путиным Национального проекта «Здравоохранение» продолжается реализация регионального проекта «Развитие системы оказания первичной медико-сани
Министерство здравоохранения
27 марта в рамках кураторских выездов Цивильскую больницу посетила главный внештатный специалист психиатр, внештатный специалист эксперт-психотерапевт, главный врач Республиканского наркологического диспансера Елена Калинина.
Наркологический диспансер
Университет Яковлева инициировал открытие выставки «Сказания Шри-Ланки» - ЧГПУ им. И.Я. Яковлева Сегодня, 27 марта, в Музее чувашской вышивки состоялась церемония торжественного открытия выставки «Сказания Шри-Ланки (Tales of Sri Lanka)» , организованной Чувашским государственным педагогическим университетом им.
ЧГПУ им. И.Я. Яковлева
Спектакль “Анисса” по пьесе чувашского поэта и драматурга Александра Калгана. Фото ДК “Химик” - Газета Грани Вот уже 50 лет народный чувашский театр “Ахрӑм” сохраняет национальные традиции и живительный дух самобытной чувашской культуры.
Газета Грани