Шыгырданда Мәүлид бәйрәменең йомгаклау кичәсе.

5
6
7
8
9
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
Фото: c.islam21.ru

 

Декабрьнең 26сында Шыгырдан җәмигъ мәчетендә 2016 елның Мәүлид бәйрәменең йомгаклау кичәсе уздырылды. Бәйрәмгә чит төбәкләрдән килгән кунаклар, күрше авыллардан һәм үзебезнең авыл халкы, балалар чакырылды.

Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) һәм аның сәхәбәләре тормышына багышлап мөнәҗәтләр башкару, касыйдәләр уку, Аллаһ илчесен олылап салаватлар әйтү белән үрелеп барган бәйрәм тантанасы Шыгырдан җәмигъ мәчетендә өйлә намазыннан соң башланып китте. Кунакларны Мәүлид бәйрәме белән Мәскәү һәм Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Чуашстан Диния Нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов тәбрик иттеләр. Җавап итеп кунаклар да үзләренең сәламнәрен тапшырдалар һәм үз төбәкләрендә уздыра торган Мәүлид бәйрәме үрнәге белән таныштырдылар.

Мәүлид аенда Чуашстан мәчетләрендә Пәйгамбәр турында вәгазьләр укылды, дини мәҗлесләр оештырылды. Мәүлид бәйрәмен мәчетләрдә генә түгел, ә һәр мөселман кешесе үзенең өендә якыннары, туганнары белән чәй табыны артына җыелып, Аллаһы Тәгаләне һәм аның илчесен олылап, догалар кылып, бигрәк тә сабый балаларны куандырып, аларга бүләкләр өләшеп үткәрде.

Килгән кунаклар һәм балалар рәсүлебезне олылап салаватлар әйттеләр, мөнәҗәтләр укыдылар. Күркәм кичә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, кылган гамәл-гыйбадәтләребезнең кабул булуын сорап, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләп дога кылу белән тәмамланды.

Кичен Шыгырдан мәдәният йортында балалар көче белән хәзерләнгән Мәүлид конөерты булды. Балаларны шатландырып Мәүлид бүләкләре тапшырылды. авыл халкы, ата-аналар балалар чыгышы белән канәгатъ булдылар.

 

 
По теме
29 марта 2024 года в зале конференций Республиканского бюро судебно-медицинской экспертизы прошла встреча с представителем Церкви иконы Божией Матери «Скоропослушница» отцом Михаилом.
29 марта 2024 года в зале конференций Республиканского бюро судебно-медицинской экспертизы прошла встреча с представителем Церкви иконы Божией Матери «Скоропослушница» отцом Михаилом.
Бюро судмедэкспертизы
Благочинный Канашского округа встретился со студентами медицинского колледжа - Канашская Епархия 27 марта 2024 года, по благословению Преосвященнейшего Стефана епископа Канашского и Беловолжского, благочинный I округа Канашского М.О протоиерей Серафим Атаманенко, встретился со студентами медицинского колледжа,
Канашская Епархия
Жители республики приносили цветы к стихийному мемориалу в столице Чувашии. Скорбя вместе со всей страной, люди не могли сдержать слез. Одними из первых цветы возложили Олег Николаев и его супруга Наталья Николаева. Фото “Советской Чувашии - Газета Грани Организаторы теракта в “Крокус Сити Холле” планировали посеять панику и разлад среди российских граждан, но встретили единение, заявил 25 марта Президент России Владимир ПУТИН на совещании по мерам,
Газета Грани
«Санитарная авиация» помогает спасать жителей Чувашии - Министерство здравоохранения В Чувашской Республике в рамках инициированного Президентом России Владимиром Путиным Национального проекта «Здравоохранение» продолжается реализация регионального проекта «Развитие системы оказания первичной медико-сани
Министерство здравоохранения
В Чувашии стартует XXVIII Международного балетного фестиваль. - Министерство культуры, по делам национальностей и архивного дела  С   5 по 14 апреля 2024 г. в Чувашском государственном театре оперы и балета «Волга Опера» Минкультуры Чувашии пройдёт XXVIII Международный балетный фестиваль .
Министерство культуры, по делам национальностей и архивного дела