Әлбир Крганов: Татарстан мөфтияте дә федераль дәрәҗәдәге мөфтият шикелле ул

krganov2
Фото: c.islam21.ru

Татарстан мөфтияте республикада яшәүче мөселманнар өчен генә эшләргә тиеш түгел, ди мөфти.

 (Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан мөфтияте республикада яшәүче мөселманнар өчен генә эшләргә тиеш түгел. Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россия мөселманнары дини шурасы җитәкчесе Әлбир Крганов шундый фикердә.

“Бөтен татарлар Казанга карап тора. Россиядәге татар мөфтиятләрен оештыра торган оешма — ул хәтта мөфтият тә түгел, ә Бөтендөнья татар конгрессы. Барыбызны да бергә җыеп, форумнар оештырып, Болгарга алып баручы дини түгел, ә иҗтимагый оешма булды”, — диде Әлбир Крганов бүген “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгендә журналистлар белән очрашу барышында.

Мәгълүм булганча, декабрь башында Россия мөселманнары дини шурасы оешу хакында игълан ителде. “Татар-информ” хәбәрчесе Әлбир Кргановтан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең хәзер кайсы мөфтияткә карарга тиешлеге белән кызыксынды.

“Татарстан мөфтиятенең кайсыдыр мөфтияткә карарга тиешлеге хакында сүз бармый. Татарстан мөфтияте — Россиянең бик олы мөфтиятләреннән. Ул үзе үк федераль дәрәҗәдәге мөфтият шикелле. Республиканың бер районында 40-60, хәтта 80ләп мәхәллә бар. Татарстан Республикасының мөфтияткә ярдәме бик зур. Башка бер генә дә мөфтияткә дә, хәтта матди яктан да, мондый ярдәм күрсәтелү юк”, — дип билгеләп үтте Әлбир Крганов һәм мондый ярдәмне тагын Чечня Республикасы мөфтияте генә алуын ассызыклады.

“Татарстан бүген шундый вәзгыятьтә — ул татар мөфтиятләренең берсен якынайтып, берсен читләштерә алмый. Дөрес тә түгел. Татарстан — ул төп йорт шикелле. Төп йортта исә теге киленне күбрәк яратам, монысын якынрак дип уйнарга ярамый. Татарстан да шулай”, — дип бәяләде мөфти республикадагы төп дини оешма эшчәнлеген.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/12/24/132027/

Благочинный Канашского округа встретился со студентами медицинского колледжа - Канашская Епархия 27 марта 2024 года, по благословению Преосвященнейшего Стефана епископа Канашского и Беловолжского, благочинный I округа Канашского М.О протоиерей Серафим Атаманенко, встретился со студентами медицинского колледжа,
Канашская Епархия
«Желтый» уровень опасности - Красночетайский район В соответствии с информацией Чувашского ЦГМС: «Ночью 28 марта 2024 года в Чебоксарах и по Чувашской Республике ожидается «ЖЕЛТЫЙ» УРОВЕНЬ ОПАСНОСТИ (северный ветер порывами 15‒18 м/с)».
Красночетайский район
27 марта в рамках кураторских выездов Цивильскую больницу посетила главный внештатный специалист психиатр, внештатный специалист эксперт-психотерапевт, главный врач Республиканского наркологического диспансера Елена Калинина.
Наркологический диспансер
Университет Яковлева инициировал открытие выставки «Сказания Шри-Ланки» - ЧГПУ им. И.Я. Яковлева Сегодня, 27 марта, в Музее чувашской вышивки состоялась церемония торжественного открытия выставки «Сказания Шри-Ланки (Tales of Sri Lanka)» , организованной Чувашским государственным педагогическим университетом им.
ЧГПУ им. И.Я. Яковлева
Спектакль “Анисса” по пьесе чувашского поэта и драматурга Александра Калгана. Фото ДК “Химик” - Газета Грани Вот уже 50 лет народный чувашский театр “Ахрӑм” сохраняет национальные традиции и живительный дух самобытной чувашской культуры.
Газета Грани