«Шыгырдан сөйләшүе» форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде

«Шыгырдан сөйләшүе» форумында катнашучыларны Чуваш Республикасы башлыгы сәламләде
Фото: tatar-inform.tatar

Шыгырдан авыл мәдәният йортында форумның пленар утырышы бара.

(Чуваш Республикасы, 19 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Чуваш Республикасында «Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары» дип исемләнгән «Шыгырдан сөйләшүе» төбәкара авыл икътисад форумының пленар утырышы башланды. Катнашучыларны беренчеләрдән булып Чуваш Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев сәламләде.

«Сезне җиденче форумда күрүемә шатмын. Ел саен форумга илнең төрле төбәкләреннән талантлы, эш сөйгән, үз фикере булган кешеләр җыела. Һәм әлеге җыелу нәтиҗәсендә алга таба эш итүдәге гамәлләр алгоритмы булдырыла», — диде республика башлыгы.

Михаил Игнатьев сүзләренчә, форум уздырылып килү нәтиҗәсендә башкарма хакимият, кече эшмәкәрлек вәкилләре һәм халык өчен ачык аралашу мәйданчыгы булдырылды.
«Безнең өчен кире элемтә булу мөһим. Төрле төбәктә яшәүче халык белән очрашуга бик теләп чыгабыз. Бу муниципаль төбәкләрдә яшәүчеләрнең хәлен аңларга булыша», — диде республика башлыгы.


Чуваш Республикасы җитәкчесе, авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенә тукталып, җирле продукциянең экологик яктан чиста булуын, авыл хезмәтчәннәренең уңайсыз һава шартлары торганда да уңай эш нәтиҗәсе күрсәтә алуларын билгеләп үтте.

«Авылда керемне арттырырга була. Моның өчен кулланылышта булмаган җир мәйданы да бар. Яшьләргә үзләрен ачарга мөмкинлек тудырырга тиешбез. Авылда хезмәт белән тәэмин итү проблемасы әле саклана. Авылларның социаль-икътисади үсеш проблемасы элек тә, бүген дә актуаль булып кала бирә. Шуңа да әлеге максатта миллиард сумнарда акча бүленә», — диде Игнатьев.
Республика башлыгы чыгышының азагында форумда катнашучыларга иминлек, бер-берсенә карата хөрмәт белән карарга чакырды. Эш нәтиҗәсе шуңа бәйле, диде ул.

«Татар-информ»

Благочинный Канашского округа встретился со студентами медицинского колледжа - Канашская Епархия 27 марта 2024 года, по благословению Преосвященнейшего Стефана епископа Канашского и Беловолжского, благочинный I округа Канашского М.О протоиерей Серафим Атаманенко, встретился со студентами медицинского колледжа,
Канашская Епархия
«Желтый» уровень опасности - Красночетайский район В соответствии с информацией Чувашского ЦГМС: «Ночью 28 марта 2024 года в Чебоксарах и по Чувашской Республике ожидается «ЖЕЛТЫЙ» УРОВЕНЬ ОПАСНОСТИ (северный ветер порывами 15‒18 м/с)».
Красночетайский район
27 марта в рамках кураторских выездов Цивильскую больницу посетила главный внештатный специалист психиатр, внештатный специалист эксперт-психотерапевт, главный врач Республиканского наркологического диспансера Елена Калинина.
Наркологический диспансер
Университет Яковлева инициировал открытие выставки «Сказания Шри-Ланки» - ЧГПУ им. И.Я. Яковлева Сегодня, 27 марта, в Музее чувашской вышивки состоялась церемония торжественного открытия выставки «Сказания Шри-Ланки (Tales of Sri Lanka)» , организованной Чувашским государственным педагогическим университетом им.
ЧГПУ им. И.Я. Яковлева
Спектакль “Анисса” по пьесе чувашского поэта и драматурга Александра Калгана. Фото ДК “Химик” - Газета Грани Вот уже 50 лет народный чувашский театр “Ахрӑм” сохраняет национальные традиции и живительный дух самобытной чувашской культуры.
Газета Грани