Шыгырдан авылында Гаилә аллеясы ачылды һәм җиденче мәчет манарасына ярымай куелды

Шыгырдан авылында Гаилә аллеясы ачылды һәм җиденче мәчет манарасына ярымай куелды
Шыгырдан авылында Гаилә аллеясы ачылды һәм җиденче мәчет манарасына ярымай куелды
Шыгырдан авылында Гаилә аллеясы ачылды һәм җиденче мәчет манарасына ярымай куелды
Фото: tatar-inform.tatar

Форум кунаклары әлеге вакыйгаларны алкышлап кабул итте.

 (Чуваш Республикасы, 19 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Чуваш Республикасында «Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары» дип исемләнгән «Шыгырдан сөйләшүе» төбәкара авыл икътисад форумында катнашучылар ике истәлекле вакыйганың шаһиты булды. Шыгырдан авылында бүген «Гаилә аллеясы» ачылды һәм чираттагы мәчет манарасына ярымай куелды.

Шыгырдан — дини татар авылы. Биредә моңа кадәр мөселманнарга алты мәчет хезмәт итсә, тиздән мәхәлләнең җиденче гыйбадәт йорты дә үз ишекләрен ачарга тиеш. Бүген Шыгырданда төбәкара форумда катнашучылар «Мөслимә» мәчете манарасына ярымай куелу тантанасын алкышлап кабул итте.

Əлеге мәчет Шыгырданда  берничә ел элек буш урында калкып чыккан яңа микрорайонда төзелә. Аны үз акчасына җирле эшмәкәр Минсәет Купкенов төзетә. Мәчеткә аның вафат булган тормыш иптәше истәлегенә Мөслимә исеме бирелгән. Əлеге мәчет төзелешенә узган елгы форумда истәлекле капсула салынган булган. Мәчетне киләсе елга ачу планлаштырыла.

Сүз уңаеннан, авылның әлеге микрорайонында киләчәктә 160 лап хуҗалык булыр, дип көтелә.

Авылның «Халыклар дуслыгы» паркында исә «Гаилә аллеясы» ачылды, форум кунаклары анда агачлар утыртты. Аллеяның исеме гаилә белән бәйле булуы юктан гына түгел: 6 меңләп халкы булган Шыгырданда ел саен 60 лап гаилә төзелә, аерылышучылар юк, диде җирле җитәкчелек.
Сүз уңаеннан, Шыгырданда 18 яше тулмаган 1300 ләп кеше яши.

«Татар-информ»

Благочинный Канашского округа встретился со студентами медицинского колледжа - Канашская Епархия 27 марта 2024 года, по благословению Преосвященнейшего Стефана епископа Канашского и Беловолжского, благочинный I округа Канашского М.О протоиерей Серафим Атаманенко, встретился со студентами медицинского колледжа,
Канашская Епархия
«Желтый» уровень опасности - Красночетайский район В соответствии с информацией Чувашского ЦГМС: «Ночью 28 марта 2024 года в Чебоксарах и по Чувашской Республике ожидается «ЖЕЛТЫЙ» УРОВЕНЬ ОПАСНОСТИ (северный ветер порывами 15‒18 м/с)».
Красночетайский район
27 марта в рамках кураторских выездов Цивильскую больницу посетила главный внештатный специалист психиатр, внештатный специалист эксперт-психотерапевт, главный врач Республиканского наркологического диспансера Елена Калинина.
Наркологический диспансер
Университет Яковлева инициировал открытие выставки «Сказания Шри-Ланки» - ЧГПУ им. И.Я. Яковлева Сегодня, 27 марта, в Музее чувашской вышивки состоялась церемония торжественного открытия выставки «Сказания Шри-Ланки (Tales of Sri Lanka)» , организованной Чувашским государственным педагогическим университетом им.
ЧГПУ им. И.Я. Яковлева
Спектакль “Анисса” по пьесе чувашского поэта и драматурга Александра Калгана. Фото ДК “Химик” - Газета Грани Вот уже 50 лет народный чувашский театр “Ахрӑм” сохраняет национальные традиции и живительный дух самобытной чувашской культуры.
Газета Грани