Расих Юнысов 15 сутый мәйданны биләгән теплицада помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә.
(Чуваш Республикасы, 19 сентябрь, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Чуваш Республикасында чираттагы төбәкара авыл икътисад форумы үз эшен дәвам итә. «Заманча шартларда авыл биләмәләренең халәте, проблемалары һәм үсеш перспективалары» дип исемләнгән форумның өч сессиясенең берсе шәхси хуҗалыкларда алып барылган теплица эшчәнлегенә багышланган иде. Сөйләшү Батыр районының бизнес-инкубаторы базасында оештырылган иде.“Түгәрәк өстәл”гә җыелучылар каршында үз тәҗрибәсе белән Самараның Гали авылы эшмәкәре Расих Юнысов уртаклашты. 32 яшьлек егетнең әлеге тармакта 13 еллык тәҗрибәсе бар. Бүген аның гаиләсе 15 сутыйлык теплицасында помидор һәм кыяр үстерү белән шөгыльләнә.
«Сезонга теплицаның 1 сутый мәйданы 50 мең сум чиста табыш бирергә мөмкин. Бездә уңыш май аенда өлгерә һәм август азагына кадәр яшелчә сатабыз. Теплица эшчәнлегенең авылда киң җәелүе файдага гына», — ди Расих Юнысов.
Гали авылы мисалында әлеге эшмәкәрлек үсеше Шыгырдан халкында да зур кызыксыну уятты. Форум үз эшен дәвам итә.
Расих Юнысов белән тулырак әңгәмәне якын арада Интертат электрон газетасыннан укый алырсыз.
«Татар-ифнорм»